«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 2020 елның 20 февралендә Татарстанда уңайсыз метеорологик күренешләр көтелә - юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Бөгелмәдә аязучан болытлы һава булачак. Кар, юеш кар, көндез урыны белән явым-төшем. Төнлә һәм иртән томан. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2˚, көндез һаваның максималь температурасы 0.. 2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.