Бөгелмәдә электр энергиясе өчен түләү бердәм түләү документына кертелде

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Март аеннан Бөгелмә муниципаль районында яшәүчеләргә Татэнергосбыт АҖнән электр энергиясе өчен аерым квитанция алынмаячак.

Әлеге хезмәт өчен түләү бердәм түләү документы составында чагылыш табачак.

Бүгенге көндә “Татэнергосбыт”, электр энергиясе белән тәэмин итүдән тыш, торак-коммуналь хезмәтләрнң барлык төрләре өчен түләүләрне исәпләү функцияләрен башкара.

Халык өчен “Татэнергосбыт” АҖ сайтында шәхси кабинет бар https://tatenergosbyt.ru/ аның белән түбәндәгеләрне белергә була:

* исәпләү турында мәгълүмат алырга;

* исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру;

* банк картасы ярдәмендә бердәм түләү документын түләү;

* коммуналь хезмәтләрне куллану аналитикасы белән танышу;

• үз сорауларыңны виртуаль кабул итү аша җибәрергә яки матбугат хезмәтендә заказ бирергә, кире шалтырату мөмкин;

* бердәм түләү документына язылырга.

Һәр айның 25 числосына кадәр исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International