Татарстан Республикасының Бөгелмә районы буенча Роспотребнадзор идарәсе: коронавирус инфекциясе буенча вәзгыять киеренке булып кала бирә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге хәбәр итә, дөньяда коронавирус инфекция буенча хәл кискен булып кала бирә.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеген исегезгә төшерәбез: кулларны сабын белән юарга, бигрәк тә кеше күп булган урыннарда, аэропортларда һәм җәмәгать транспортының башка төрләрендә куллар өчен дезинфекция ясау чараларын кулланырга; авызга, борынга яки күзгә тимәскә; сез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны даими рәвештә чистартырга (компьютер клавиатурасы, гомуми файдаланудагы техника паноргеле, смартфон экраны, пультлар, ишек тоткалары һәм тоткалар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International