Бөгелмә тегү фабрикасы күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре тегә башлады

2020 елның 27 марты, җомга

Бөгелмә тегү фабрикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары кысаларында, марля һәм бязь тукымадан  күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләрен тегә башладылар.

Гадәти битлекне 2-3 сәгать кулланырга мөмкин, күп тапкыр кулланыла торганны шулай ук, әмма аларны мөстәкыйль рәвештә дезинфекцияләргә кирәк. Масканы җылы суда сабын кулланып юарга, киптерергә һәм югары температурада үтүкләргә кирәк.

Бүген, фабрикада төп заказчылар арасында - медицина учреждениеләре, мәктәпләр, институтлар, техникумнар һәм шәһәрнең кайбер предприятиеләре.

Битлекләр белән ваклап сату фабрика территориясендәге товарлар складында гамәлгә ашырыла. Адрес: Николай Гоголь ур., 23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International