Бөгелмә спортчысы бүген 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

2020 елның 28 марты, шимбә

Вил Мәһдиев Минзәлә районының Кызыл Төбәк авылында дөньяга килгән. Табигать бу авыл егетенә көч-дәрманны мулдан бирә. Гәүдә-сынының ныклыгы белән дә ул авылдагы яшьтәшләреннән шактый аерылып тора. Бала чагында әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә төп ярдәмче була, бигрәк тә кышка әзерләр өченн печән чабарга ярата егет.  

Мәктәпне тәмамлагач, үсмер егет авыл хуҗалыгы буенча техник һөнәри училищега укырга керә, аны “биш”ле билгеләренә генә тәмамлап, туган авылына – Тукай исемендәге колхозга эшкә кайта. Белем алу теләге көчле булгангадыр, тиздән ул Баулы индустриаль техникумына документларын тапшыра. Укырга керү өчен конкурста бер урынга 13 кеше була ул елны. Имтихан биремнәрен яхшы башкарып чыккан Вилне укырга алалар. Аннары ул Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумына (БИПТ, хәзер көллият) күчә, штанга, гер күтәрү һәм милли көрәш белән ныклап шөгыльләнә башлый. Авыр атллетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ефрат Тимерҗанов белән дә ул шунда таныша. Легендар остаз өметле егетләргә спортның күп серләрен ача ул вакытта.

– Ефрат Әхмәдиевич безне чемпионнар итеп тәрбияләргә, илгә танытырга теләве турында гел әйтә килде, – дип сөйли Вил Исмәгыйлевич.  – Шулай булып чыкты да.  Аның кул астында шөгыльләнгән Николай Колесников Монреальдә үткән олимпиадада чемпион булды. Бу спортчы Бөгелмәне, алай гына да түгел, бөтен илне дөньяга танытты. Бөтенсоюз ярышларында тагын берничә егет  уңышлы чыгыш ясыйлар иде, алтын медальләр, башка бүләкләр алдылар. Минем үземнең зур спортта беренче чирканчык алуым узган гасырның 60нчы елларында Сабан туйларындагы билбау көрәшләрендә көч сынашуда булды. Ул вакытта Сабан туенда Кама аръягының иң көчле көрәшчеләр бил алыша иде бит. Минем көндәшем – финал ярышларына кадәр килеп җиткән көрәшче Наратлы егете Свежинкин булды. Минем авырлык ул вакытта 67 килограммнан чак кына артыграк, ә Визави күпкә авыррак иде. Шуңа да карамастан, бөтен ярыш буена миннән әллә ни өстен чыгып, артык алдыра алмады. Хөкемдарлар исә,   дебютант егетнең, ягъни минем барысы да алда әле дип исәпләгәннәрдер мөгаен, өстенлекне аңа бирделәр. Шунысы бар, безнең көрәшкәнне “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең ул вакыттагы рәисе Алексей Чернобровкин күзәтеп торган. Азмы-күпме сәләт барлыгын күреп алгандыр, мине милли көрәш, гер күтәрү һәм авыр атлетика буенча үз җәмгыяте өчен чыгышлар ясарга чакырды.

 Юбилярның ул заманнарда алган бүләкләре бихисап. Вил Мәһдиев – 1964-65, 1968 елларда герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелгән милли көрәш турнирларында республика җиңүчесе, ике тапкыр ТАССР чемпионы, Бөгелмә Сабан туйларында күп тапкырлар абсолют батыр калган кеше. Моннан тыш, авыр атлетика буенча да күп тапкырлар Татарстан Республикасы чемпионы ул. ТАССрда беренче тапкыр татар-башкорт көрәше федерациясен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Ә тагын Вил Исмәгыйль улы – безнең муниципаль районда “Милли көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры” дигән мактаулы исемгә ия булган бердәнбер зат. Әлеге мәртәбәле исем аңа 1980 елда Мәскәүдә җәйге Олимпия уеннары башланыр алдыннан бирелә.

– Исеме зур хәрефтән языла торган чын спортчы ул, – дип фикерләре белән уртаклаша дзюдо буенча спорт мастеры Индүс Фәттахов. – Аның белән Сабан туйларында көрәшү дә җиңел түгел иде. Теләсә кем җиңә алмады аны. Шунысы гаҗәп, хәтта алдан әллә ни күнегүләр ясап тормый гына да Вил чиста җиңү яулый торган иде. Келәмдә генә түгел, тормышта да көчле кеше ул. Тыныч холыклы, зирәк, төптән уйлап эш итә торган, сабыр кеше. Болар – менә дигән гаилә башлыгына, яхшы кешегә, ышанычлы дус була белгәннәргә генә хас сыйфатлар. Аның белән теләсә нинди темага иркен сөйләшеп була, теләсә кайсы соравыңа җавап табарга булыша, һәрчак эшлекле киңәшләрен дә бирә ул.  

Шунысы игътибарга лаек, үз вакытында республика милли көрәш ветераннары, Татарстанның иң күренекле көрәшчеләреннән берсе булган Вил Мәһдиев хөрмәтенә ярышлар оештыруны сорап, Бөгелмәнең яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә мөрәҗәгать иткән булганнар. Кызганычка, җирле чиновниклар моңа берничек тә җавап бирмәгәннәр, ә менә көрәшче-каһарманның туган җирендә андый ярышларны берничә ел дәвамында уздырып килгәннәр һәм аларда Татарстан көрәшчеләре генә түгел, башка төбәкләрдән килеп тә спортчылар катнашкан.

Тагын шунысын да билгеләп узу урынлы булыр, Бөгелмәдә техникумны тәмамлагач, Вил Мәһдиев терлек симертү совхозында автогараж начальнигы булып эшли башлый, шул ук вакытта спорт белән актив шөгыльләнүен дә дәвам иттерә. Тиздән ул Казан инженер-төзүчеләр институтының кичке бүлегенә укырга керә. Институтның ул вакытта Бөгелмәнең Октябрь урамында, хәзерге сәүдә үзәге урнашкан бинада эшләгән чагы. Вил Березовка авылыннан институтка кадәр араны һәрвакыт җәяү килеп йөри, физик форманы тотар өчен менә дигән чара була ул. Өч курсны тәмамлагач, Уфа нефть институтына күчә, аны тәмамлап, зур-зур сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән, төзелеш оешмаларында да эшли.

Мәһдиевләр гаиләсендә ике бала үсә. Уллары Илшат  спорт өлкәсендә көрәшче юлын сайламый, чөнки ул футбол буенча бик өметле егет була. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яши, төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Кызлары Лилия дә шунда яши, банкта эшли.

 Җәмәгате Нәгыя ханым белән Ибраһим кызы белән Вил Исмәгыйль улы менә 50 елдан артык инде бергә гомер кичерәләр. Алар сәламәт тормыш рәвеше алып бару яклы, кышларын икәүләп чаңгыда шуалар.  

– Алтын кеше ул минем ирем,  – дияргә ярата Нәгыя ханым. – Йомшак күңелле, игелекле, ышанычлы. Мине дә, балаларны да, оныкларыбызны да бик ярата. Аны белгән бөтен якыннары, туганнары да хөрмәт итәләр үзен. Көчле кеше. Табигатьтән бирелгән көч ул – тормышны шулкадәр ярату, вакытның кадерен бәяли белү. Чыннан да, кешегә андый сыйфатларны Аллаһы Тәгалә генә бүләк итеп бирә ала.  

Сергей БРЮХАЧЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International