9 май көнне Кызыл мәйданда легендар “Т-34” Җиңү танкы белән Бөгелмә егете идарә итәчәк

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бу истәлекле вакыйга Ватан өчен батырларча көрәшкән ата-бабаларыбызны искә алу көне генә түгел, ә чакырылган хәрби хезмәткәр биографиясендә дә якты сәхифә булачак.

Бөгелмә хәрби комиссариатыннан армия сафларына чакырылган 4нче гвардия Кантемиров танк дивизиясе хәрби хезмәткәре, гвардия рядовое  механик-йөртүче Александр Александров 2020 елның 9 маенда Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашу өчен сайлап алынды.

Парадка әзерлек – ул зур җаваплылык, ул Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең яшь сугышчысы җилкәсенә изге сынау булып төшкән. Бу вакыйга  – хәрби хезмәткәрнең гаиләсе өчен генә түгел, ә шәһәребез өчен дә горурланырлык җитди сәбәп. Хәзер шәһәрдәшләребез арасында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә үтәчәк хәрби парадта катнашучы бар дигән сүз.

Кызыл Мәйданның тарихи брусчаткасы өстеннән легендар “Т-34” Җиңү танкын йөртү мөмкинлеге  данлыклы берләшмәнең хәрби-танкистларына гына бирелә. Бу истәлекле вакыйга Ватан өчен батырларча көрәшкән ата-бабаларыбызны искә алу көне генә түгел, ә чакырылган хәрби хезмәткәр биографиясендә дә якты сәхифә булачак.

4нче гвардия Кантемиров танк дивизиясе командиры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, гвардия полковнигы Д. Киршин, гвардия рядовое Александров, Ватаныбыз өчен шундый мөһим вакыйгада катнашып, хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы үтәр, шәһәр һәм районның хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләре өчен үрнәк булыр, дип ышана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International