Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлау тапшырды.
"9 май - безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәр кешегә рәхмәт белдерә торган көн. Бу истәлекле көндә Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бәхет, ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим”.