Бөгелмәдә Үзәк сулык янындагы территориянең концепциясен онлайн режимында тәкъдир итү узды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә булачак иҗтимагый киңлек проектын – Җәлил урамы буендагы Үзәк сулык янындагы территориянең концепциясен онлайн режимында тәкъдир итү узды.

Онлайн-фикер алышу кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларга игълан ителгән Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында узды. 28 майдан 30 майга кадәр konkurs.tatar сайтында тавыш биреп, Татарстан халкына федераль конкурста катнашу өчен аларның 12сен сайларга туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге кагыйдәләр буенча, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен регионнан 12дән дә артык гариза рөхсәт ителми. Быел Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлеге гариза бирергә теләк белдерде, шуңа күрә конкурсның төбәк этабын уздыру турында Карар кабул ителде.

Региональ этап дүрт фазадан тора – проект алды тикшерүе, проект турында беренче фикер алышу, konkurs.tatar сайтында дистанцион яклау һәм тавыш бирү.

Беренчел фикер алышуны үткәрүнең максаты – халыкны архитекторлар эшләгән концепция белән таныштыру һәм аларның фикерен ишетү. Проектлаучылар территориянең үзенчәлекләре һәм аны төзекләндерү планнары турында сөйлиләр. Шәһәрлеләрнең исә проектны үз идеяләре белән тулыландыру һәм территорияне киләчәктә үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге бар. Концепциянең соңгы версиясен архитектор шәһәр халкының фикерләрен, тәкъдимнәрен исәпкә алып эшли.

Бөгелмә проектын тәкъдир итү Татарстан иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасының Youtube каналында, шулай ук Вконтакте проекты битендә алып барылды.

Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләрне Экспертлар советы белән бергә (50/50) халык билгеләячәк. Тавыш бирү 2020 елның 28 маеннан 30 маена кадәр konkurs.tatar проекты сайтында узачак. Һәр категориядә бер торак пункт өчен бер тавыш кабул ителә. Нәтиҗәләр 31 майда игълан ителәчәк.

3 ел эчендә Татарстаннан барлыгы 18 проект 1 145 млн. сумлык грантлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International