Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек алып бара. Кичә, 10 июньдә, “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү бюллетеньнәренең әзерләнгән тиражын тапшырды.
Барлыгы 2 938 433 әзерләнгән - бу 2020 елның 1 гыйнварына республика сайлаучылары саны, шул исәптән, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын - КОИБ кулланып тавыш бирү өчен 98100 бюллетень.