Авыл фельдшеры - аның бурычы

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татар Димскәе фельдшеры Гөлнара Индусовна Солтанованың эш көне - ул кичектерү мөмкин булмаган эш чираты. Ул - зур стажлы фельдшер. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, уйлап та тормыйча, Бөгелмә медицина училищесына укырга керде. 1978 елда медицина училищесын тәмамлап, йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли башлый. Соңрак - фельдшер итеп Татар Димскәе авылына - җирле ФАПка күчерелә. Хәзер фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли.

Гөлзәр Индусовна әлеге һөнәрне сайлавына бер тапкыр да үкенми. Хәтта, киресенчә, үзен бөтенләй бәхетле кеше дип саный, чөнки үз сәләтен тапкан. Бу мәхәббәт ике яклы булып чыга. Авыл халкы үзенең фельдшеры турында бик җылы сөйли һәм һәрвакыт игътибарлы булуы өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International