Бөгелмәлеләргә киңәшләр: эсседән ничек сакланырга?

2020 елның 19 июне, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашкан, шул ук вакытта һава температурасы елның шушы чоры өчен уртача күпьеллык күрсәткечләрдән артып китә.

Шул ук вакытта, ачык урында да, биналарда да югары температура кешеләрнең, беренче чиратта, өлкәннәрнең һәм балаларның сәламәтлеге торышында тискәре чагылыш табарга мөмкин. Бу хроник авыруларның кискенләшүенә, ә кайбер очракларда организм җылынуына һәм сәламәтлекнең кискен начарлануына китерергә мөмкин.

Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Хәтта иммун системасын какшатырга мөмкин. Эсседән саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:

1. Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз.

2. Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12.00дән 16.00гә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Эчәргә тәкъдим ителә: лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минерал су, компот, морс. исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы газлы эчеслекләрне дә кулланмагыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International