Чик сакчылары "Хәтер шәме" акциясенә кушылды

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Бөгелмәдә чик гаскәрләре ветераннары Бөек Ватан сугышы башлануның чираттагы еллыгында “Хәтер шәме” акциясенә кушылды.

Иртәнге 4тә - Бөтенхалык хәтере һәм кайгы көнендә алар чәчәкләр салдылар, Батырлар аллеясында һәм «Мәңгелек дан» мемориалы янында «Барлык буыннарның чик буе сакчыларына» һәйкәле янында шәмнәр кабыздылар, сугыш кырларында батырлар үлеме белән үлгәннәрнең барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International