Covid-19 актив тарала башлау белән, Россия территориясендә, шул исәптән Татарстанда да, барлык спорт учреждениеләрен яптылар һәм ярышларны гамәлдән чыгардылар. Бүген коронавирус инфекциясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне этаплап бетерү бара. Спортзаллар әкренләп эшнең гадәти ритмына керә.