Бөгелмә ел саен иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерә, шуңа күрә шәһәр мохите сыйфаты индексының яхшы күрсәткече - Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында 6 нчы урында.
Шәһәрнең рекреацион каркасын үстерү стратегиясе эшләнде, аның кысаларында ел саен иҗтимагый киңлекләрне этаплап үстерү гамәлгә ашырыла.
2020 елда Бөгелмә яңадан кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенроссия конкурсында катнаша. Нәтиҗәләр сентябрьдә ясалачак. Ә 4 августта 18.00 сәгатьтә яшьләр сарае территориясендә проект буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак.