Хөкем ителүенең булмавы (барлыгы) турында белешмәләр бирү

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүче, шулай ук мәгариф оешмаларында һәм учреждениеләрендә вазыйфалар биләүгә дәгъва кылучы гражданнар мөрәҗәгатьләре санының ел саен сизелерлек артуы, хөкем ителүе һәм (яисә) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау) турында яисә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмати үзәге тарафыннан күрсәтелә торган җинаять эзәрлекләвен туктату турында белешмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү уку елы башына туры килә.

Әлеге дәүләт хезмәтен максималь кыска срокларда күрсәтү, гариза биргәндә чиратлар булмасын өчен, гражданнарга, шул исәптән мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә, www.gosuslugi.ru сайтында яки Бөгелмә шәһәре МФЦда (М.Җәлил ур., 23) электрон рәвештә хөкем ителүе турында белешмә алу мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International