Бөгелмә горурлыгы: 6 нчы мәктәпне тәмамлаган кыз - ТР Президенты белән очрашуда

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә катнашты.

Визит кысаларында Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев берничә мәгариф учреждениесендә булды. Шунда ук очрашу республиканың 100 балл җыючысы белән узды. Очрашуга 6 нчы мәктәпне тәмамлаган, 200 баллга БДИ тапшырган Евгения Орешкина чакырылган иде.

Моннан тыш, “Адымнар-Алабуга” мәгариф учреждениесе территориясендә август киңәшмәсе кысаларында, республика муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы узды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров катнашты. Бөгелмә мәктәпләренә 7 автобус тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International