Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән республика телевизион бәйгесе башланды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында эшче белгечлекләрен популярлаштыру», - диелә хәбәрдә. Конкурс кысаларында, яшь комбайнчыларның 2020 елгы уракта ничек эшләве хакында сюжетлар телевидениедә күрсәтеләчәк.
Бәйгегә нәтиҗәне республика Уңыш бәйрәме алдыннан ясаячаклар.