Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур булачак

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

“Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУ мәгълүматы буенча, 2020 елның 1 сентябреннән 10 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга югары янгын куркынычы көтелә (4 класс).

1 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, башлыча явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с. Төнлә минималь температура +13. +17˚. Көндез һаваның максималь температурасы +28..+31˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International