Бүген эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев булды.
Ул Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты. Чара барышында Яшьләр сараенда аз тәэмин ителгән һәм күп балалы 17 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.
“Безнең ишегалды” Президент программасы объектында булдылар - Шашин урамындагы мәйданчыкта музыка мәктәбе төзү планлаштырыла. Шулай ук Бөгелмә механика заводында хезмәт коллективы белән традицион очрашу уздырдылар, лаеклы бүләкләр тапшырдылар.