Бөгелмә мэриясендә яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалауга кагылышлы чаралар буенча киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов үткәрде. Катнашучылар арасында - Бөгелмә предприятиеләре, оешмалары һәм учреждение вәкилләре.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 7 меңнән артык кеше тәшкил итә. Август аенда 899 очрак теркәлгән, сентябрь аенда - 721 очрак.
Киңәшмә барышында юнәлешләр буенча үткәрелә торган эшләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә муниципаль районы буенча бүлеге, Роспотребнадзорның территориаль идарәсе территориаль бүлеге, «Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССО, мәгариф идарәсе һәм Башкарма комитетның административ-техник инспекциясе бүлеге вәкиле сөйләде.