Юлларны ремонтлау: Бөгелмәдә юл программаларын тормышка ашыру

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Соңгы 10 елда Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре сизелерлек үзгәрде. Әмма, нәкъ менә юллар шәһәр яки төбәккә бәя бирергә мөмкин булган төп критерийларның берсе булып тора.

Шәһәрдә юл полотносының гомуми мәйданы – 1 412,44 мең квадрат метр, тротуарлар – 219,8 мең квадрат метр. 2010 елдан башлап, 1339,3 млн. кв. метр асфальт ремонтланган.

"Торак пунктларның асфальт өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау" программасы буенча гомуми мәйданы 4012,5 квадрат метр булган 9 урам участогы ремонтланган.

 “М-800 вак таш-ком катнашмасы җәеп, юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү" программасы буенча Бөгелмә шәһәре һәм районының гомуми мәйданы 21911,48 кв.метр булган 15 урамы, шул исәптән Карабаш бистәсе урамы ремонтланды.

«Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре» программасына 13 объект кертелгән: Казан урамы (тикшерү изоляторына кадәр); Гафиятуллин урамыннан башлап, Гашек урамына кадәр тротуар; Дзержинский урамы тротуар (күпер); Калинин урамы тротуар (күпер); Совет урамының тротуары (Муса Җәлил урамыннан Гоголь урамына кадәр); Совет урамы, 66 тротуары (ливневкага кадәр); Карабаш поселогының Кубань урамы; Кызыл Армия урамы; Герцен урамы, 107 йорт тротуар; Гашек урамы (юл кырые); Нефтьчеләр урамы, 61-73 (юл кырыйлары); Космонавтлар урамы юл чите; тукталыш павильоннары; Горький урамы.

Бүгенге көндә эшләр 60 процентка башкарылган. Асфальт җәю эшләре Герцен урамында алып барыла. Төзелеш, Энгельс, Гафиятуллин, Октябрь, Калинин, Гоголь, Совет, Воровский, Кызыл Армия, Ленин урамнарында чокырлар ямалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International