А. Баталов исемендәге Бөгелмә театры тамашачыларны спектакльләргә чакыра

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

А.Баталов исемендәге Бөгелмә театры гадәти режимда эшли. Хәер, килүчеләр сизелерлек кимеде. Тик театр хезмәткәрләре, Covid19 вирусы таралуга юл куймау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәсен үтәп, килүчеләрнең сәламәтлеген саклау өчен бөтен көчен куя.

Якындагы ике атнада тамашачылар «Уңыш бәйрәме» (29 октябрь һәм 8 ноябрь), «Казан сөлгесе» (30 һәм 31 октябрь), «Хуш, конферансье» (6 һәм 7 ноябрь) спектакльләрен күрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International