Бөгелмә мэриясендә узган Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдә эпидемиологик хәл турында фикер алыштылар

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Владислав Долгих «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрдә эпидемиология вәзгыяте турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, коронавирус тарала башлаганнан бирле – 27, соңгы атнада 2 очрак теркәлгән.

Хәзерге вакытта Бөгелмәдә COVID белән авыручы 3 пациент бар, 24е савыккан. 426 кеше хастаханәдән тыш пневмонияле амбулаториядә дәвалана, 59 кеше госпитальдә дәвалана. Сезонлы ОРВИ һәм грипп белән авыруның 498 очрагы теркәлгән, 1000гә якын бөгелмәле больничныйда.

"Эпидемиология вәзгыяте безнең аңыбызга, җәмәгать урыннарында, хезмәт коллективларында профилактик чараларны катгый үтәүгә генә бәйле. Коронавирус беркая да китмәде", - диде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International