«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Бөгелмә муниципаль районында социаль контракт» программасын гамәлгә ашыру турында социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Җамалиева чыгыш ясады.
Аз керемле гражданнар белән федераль дәрәҗәдә социаль контрактлар төзү механизмы узган ел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән иде. Бу үзенчәлекле чара, аны Дәүләт ярлылыкка каршы көрәш максатларында күрә.
Белешмәләр өчен телефон: 6-50-44 - ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге.