"Халык контроле" гамәлдә

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында эше турында фикер алыштылар. Тема буенча доклад белән Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Гыйлаҗиев чыгыш ясады.

Бүгенге көндә система гражданнар һәм җирле үзидарә органнары арасында мәгълүмати хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле инструмент булып тора. Эшне координацияләү буенча төгәл структура эшләнде. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты адресына гариза кергән көннән алып, 9 көн эчендә «Халык контроле» системасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау вакыты билгеләнгән, әгәр мөрәҗәгать «авария хәлендә» дип таныла яки «ТКХ» категориясенә керә икән, срок 2 көнгә кадәр кими.

«Халык контроле» системасы эшли башлаганнан бирле, 2012 елның апреленнән Бөгелмә муниципаль районына 7945 гариза кергән, 7374 гариза хәл ителгән (92,81%).

Татарстан Республикасы буенча кергән гаризаларга анализ күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль районы мөрәҗәгатьләр саны буенча Татарстан республикасының 45 районыннан 5 нче урында тора.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы порталы аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр саны халыкның гомуми саныннан 39,54% тәшкил итә. Гадәттәгечә, иң күбе территорияләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру, юл-урам челтәрен карап тоту һәм ремонтлау белән бәйле.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәсендә һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә оператив рәвештә эшләү өчен, дәүләт мәгълүмат системасында гаризаларның үтәлешен кураторлык итүче җаваплы башкаручылар билгеләнде. Хәбәрнамәләрне карап тикшерүне мониторинглауны гамәлгә ашырганда, белдерү кәгазьләрен эшкәртүнең регламент срокларын үтәү һәм гаризаларны карау сыйфатына аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International