Бөгелмәдә узган берләштерелгән сессиядә депутатлар җирле салым мәсьәләләрен карады

2020 елның 13 ноябре, җомга

Муниципалитет бинасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров рәислегендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советының дүртенче чакырылыш берләштерелгән сессиясе узды.

Депутатлар сессиясендә җирле салымнарны (җир салымы, физик затлар милкенә салым турында) раслау, район Советының «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында»гы карарларны үз көчен югалткан дип тану турындагы карарлар каралды һәм кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International