Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында

2020 елның 13 ноябре, җомга

Дүртенче чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының II сессиясе карары белән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында" карар кабул ителде.

Конкурсантлардан документлар 2020 елның 13 ноябреннән 2 декабренә кадәр муниципалитет бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 йорт, 315нче кабинет, көн саен 13тән 17 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10нан 12 сәгатькә кадәр, телефон: 8(85594) 4-37-65 (доб.114), 4-14-41.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 7 декабрендә 15.00 сәгатьтә муниципалитет бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт (203 нче кабинет).

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү тәртибе һәм контракт проекты белән Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталында  (bugulma.tatar.ru), шулай ук муниципалитет бинасында (Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 315 нче кабинет) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International