«Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе «Демография» милли проекты кысаларында, 2021 елда «3 яшькә кадәр бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларны һөнәри укыту» программасын тормышка ашыру турында хәбәр итә.
Программа гражданнарның түбәндәге категорияләрен укытуны күздә тота:
- 3 яшькә кадәрге (ягъни хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы) бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар;
2021 елда мәшгульлек үзәгеннән юллама буенча «Чәчтараш», «Маникюрша», «1С Предприятие», «Автомобиль йөртүче», «Пешекче», «Бухгалтер» һ.б. курслар оештыру планлаштырыла.
Курсларны тыңлаучылар өчен уку - бушлай, кыска вакытка каралган (1,5-4 ай).
Эшләмәүче хатын-кызлар өчен яңа һөнәргә ия булу яки булган һөнәр буенча квалификацияне күтәрү-киләчәктә хезмәт базарында ихтыяҗ булу, шул исәптән үз эшеңне мөстәкыйль рәвештә яки мәшгульлек үзәге ярдәмендә оештыру мөмкинлеге.
Укуга гариза бирү өчен мәшгульлек үзәгенә уку өчен кирәкле документлар исемлеген бирергә кирәк:
- Паспорт күчермәсе;
- СНИЛС күчермәсе;
- Хезмәт кенәгәсенең күчермәсе;
- Эш бирүчедән декрет ялы турында белешмә;
- Туу турында таныклык күчермәсе;
- Белем турында диплом күчермәсе.
Барлык теләүчеләрне укуга чакырабыз!
Бөгелмә ш., Октябрь ур., 15 йорт, 7 каб. адресы буенча мөрәҗәгать итәргә, телефон: 8(885594) 4-36-34.