Игътибар, дуңгызларда африка чумасы!

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бөгелмә ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Федерациясендә дуңгызларда африка чумасы буенча, шул исәптән Самара, Оренбург өлкәләре территорияләрендә дә катлаулы хәл күзәтелә.

Сезнең игътибарыгызны йорт хайваннарын тоту буенча санитар-ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәү, профилактик чаралар үткәрү кирәклегенә юнәлтәбез.

Бөгелмә ветеринария берләшмәсе белгечләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре белән берлектә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, дуңгызчылык предприятиеләре гражданнары белән хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын, шул исәптән кош гриппын һәм Африка дуңгыз чумасын профилактикалау һәм булдырмау мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып баралар. Халыкка аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча белешмәлекләр таратыла.

Россия Федерациясенең ветеринария законнарын бозу факты буенча Бөгелмә районының район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 9-15-23, 9-11-35 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International