Ноталар буенча - Бөгелмәдә балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт тәмамлана

2020 елның 27 ноябре, җомга

Бөгелмә сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланып килә. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров төзелеш эшләре белән танышу барышында шушы һәм башка объектларны тикшерде.

Сәнгать мәктәбенә 1950 елда ук нигез салына. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгышында беренче музыкаль белем бирүче уку йорты. 1983 елдан мәктәп Вахитов урамында урнашкан. Биредә китапханә, ике концерт залы, иркен махсус сыйныфлар урнашкан. Май аенда төзүчеләр «Мәдәният» милли проекты кысаларында, капиталь ремонтка керештеләр.

Төзүчеләр фасадны яңарттылар, тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштырдылар, электриканы яңарттылар, эчке төзекләндерү эшләрен ремонтладылар, яңа интерьер керттеләр. Ремонт якын арада тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International