Татарстанның баш санитар табибы: Россия төбәкләре арасында чикләрне япмаячаклар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Татарстан, Россия Федерациясенең башка субъектлары кебек үк, чикләрне ябуны планлаштырмый. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Төбәкләр арасында чикләрне ябу максатка ярашлы түгел. Бу пандемия башында зур әһәмияткә ия иде», - дип сөйләде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча башлыгы.

Марина Патяшина бәйрәмнәр алдыннан чикләр ябылудан куркырга кирәкмәгәнен әйтте. Әмма республиканың баш санитар табибы Яңа елда Россиянең кайбер төбәкләрендә коронавируска бәйле төрле чикләүләр гамәлдә булачагын һәм шунлыктан сәяхәткә чыкканда алар турында алдан ук белергә кирәклеген искәртте.

Искәртеп узабыз, 7 декабрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың төбәкләр арасында һәм алар эчендә гражданнарның хәрәкәтен чикләргә тәкъдим итүе турында мәгълүмат чыкты. Әмма тиздән бу мәгълүматны кире кактылар һәм «контексттан өзеп алынган» хәбәр дип атадылар.   

ИА «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International