Төзекләндерү һәм яшелләндерү: 2020 елга эш нәтиҗәләре

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

«Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан истәлекле парклар, скверлар, аллеялар салу» һәм «Урман атнасы» табигатьне саклау акцияләрен тормышка ашыру максатларында, ел саен яз һәм көз айларында «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ белән берлектә, урман культуралары утыртылды.

Шәһәр территориясендә акция кысаларында, Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында, Соколка тавы мәйданчыгында һәм балалар паркында чыршы, юкә, чаган утырту эшләре үткәрелде. Ел башыннан бирле барлыгы 12 меңнән артык үсенте утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International