Яңа ел 2021: бәйрәм яллары ничек узды

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Бөгелмәдә һәм районда төрле киңлекләрдә бәйрәм чаралары оештырылды.

3 гыйнвар көнне Техника йорты мәйданында шәһәр халкы өчен "Күңелле Яңа ел" дигән урам уеннары үткәрелде. Чыршы тирәли уеннар, җырлар, биюләр, әйлән-бәйләннәр, бәйрәм кәефе тудырды, ә Кыш Бабай, Кар кызы һәм әкият персонажлары балачак һәм тылсым атмосферасына чумдырдылар. Барлык катнашучылар да Яңа ел флешмобына бик теләп кушылдылар.

4 гыйнвар көнне үзәк мәйданда Татар мәдәният үзәге оештырган татар телендә бәйрәм концерт программасы булып узды. Концерт башында барлык тамашачыларны күңелле җыр-бию белән килгән Кыш бабай сәламләде.

7 гыйнвар көнне Техника йорты мәйданында Раштуа бәйрәме узды. Чара кунаклары әкият персонажлары белән очраштылар, әйлән-бәйлән, күңелле уеннарда катнаштылар, Техника йортының иҗат коллективлары чыгышларын күрделәр һәм татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International