Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өчен

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Курск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация составында «Защитный» (Курск өлкәсе) орлыкчылык җитештерү үзәгендә булды. Кунаклар лабораторияне карап чыктылар, җитештерү линияләренең эшен өйрәнделәр һәм әзер продукция складларында булдылар.

- «ЭкоНива» эшчәнлеге бездә зур кызыксыну уята, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. - Барысын да үз күзләребез белән күрергә, тәҗрибә уртаклашырга күптән теләдек. Селекция-орлыкчылык юнәлеше аеруча кызыклы. Республикада без селекция-орлыкчылык үзәге булдыруны планлаштырабыз. «ЭкоНива»дан өйрәнерлек әйбепрләр күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International