ГХАТ бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүчеләрне - Стехиннарны котладылар

2021 елның 6 марты, шимбә

Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Стехиннарны котладылар.

Сергей Захарович һәм Нина Петровна чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып торалар. Алар лаеклы тормыш юлы узалар, язмыш китергән барлык сынауларга да түзәләр. Юбилярлар бергә яшәгән һәр көнгә сөенеп, 50 ел элек тормыш бүләк иткән иң бәхетле очрашу өчен язмышларына рәхмәт белдерәләр. Алар кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген оныкларына сөенеп яшиләр.

Бу истәлекле көнне алар балалары һәм туганнары исеменнән котлаулар кабул иттеләр. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм чәчәкләр тапшырылды. Юбилярларның исемнәре Бөгелмә районының иң яхшы гаиләләре китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International