"Чын-чынлап уңайлы һәм төзекләндерелгән шәһәр бөтен халыкның максаты булганда гына мөмкин". Җәйге чор алдыннан шәһәр халкына һәм кунакларына иң киң таралган административ хокук бозулар –парковка – яшел зонада автомобильләр кую урыннары турында исегезгә төшерәбез.
Газоннарда яки клумбаларда автомобильләр калдыручы машина йөртүчеләрне административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.17 ст. буенча административ җаваплылыкка тартачаклар.
Узган ел яшелләндерелгән территориядә парковка өчен административ хокук бозулар турында ТР Кодексының 3.7 ст. буенча административ хокук бозулар турында 22 беркетмә төзелгән.
"Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары сезне гамәлдәге законнарны бозмаска чакырабыз!» ,- дип чакыра административ комиссия.