Бөгелмәдә санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр дәвам итә. Өченче өмәдә 25 меңнән артык бөгелмәле катнашты. Шәһәр урамнарында чисталык урнаштыруга 7 берәмлек техника җәлеп ителде. Барлыгы каты көнкүреш калдыклары полигонына 700 куб. м. чүп чыгарылган.
Бөгелмә урамнарында чисталык урнаштыруда «Татнефть» компаниясенең коммуналь техникасы да булыша. 4 берәмлек транспорт - һәрберсе 6 кубометр резервуар күләме булган ике су сиптерү машинасы һәм ике себерү машинасы - себерү-җыю машиналары 135 чакрым шәһәр юлларын чистарттылар һәм эшкәрттеләр.