Бөгелмәдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парад узды

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бөгелмәнең Техника йорты мәйданында Җиңү Парады узды. Тантанада фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары катнашты.

Бәйрәм чарасын ачу, оештыручылар вәгъдә иткәнчә, катнашучылар саны белән генә түгел, ә искиткеч театральләштерелгән тамаша белән дә гаҗәпләндерде.

Котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров чыгыш ясады.

"Җиңү көне - ул безнең хәтер һәм горурлык, илебез тарихы, һәр гаилә тарихы, безнең күңелебезнең бер өлеше, аны әти-әниләребез, әбиләребез һәм бабаларыбыз яулаган. Бүген без аларның язмышларының  бөеклеген тоябыз, янәшәбездә булмаган кешеләрне искә алабыз, төрле еллардагы фотосурәтләргә мәхәббәт белән карыйбыз, ветераннарга озын гомер телибез. Һәлак булган геройларга мәңгелек истәлек! Җиңүче халыкка Дан! Кадерле бөгелмәлеләр, сезгә аяз күк йөзе һәм иҗади хезмәт шатлыгы телим!», - диде ул.

Аннары Советлар Союзы Герое Муса Җәлил урамында урта һәм урта махсус уку йортларында укучылар, хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре колонналары саф адымнары белән узды. Шәһәр парадында 800гә якын кеше катнашты.

Зур экранда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлаулары турыдан-туры трансляцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International