"Хастаханәләр төзергә, урамнарны төзекләндерергә": праймеризда катнашучылар Бөгелмәдә чыгыш ясадылар

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бөгелмә шәһәренең Яшьләр сараенда алдан тавыш бирүдә катнашучылар җирле халык белән очрашты. Чарада территорияләрне инвестицион үстерү Фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Морат Гаделшин, шәхси эшмәкәрләр Рамил Исхаков һәм Артур Сәйфетдинов, генераль директор урынбасары — "Татнефть" ГАҖнең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Азат Ягъфәров һәм башкалар катнашты.

Бөгелмә мэры Линар Закиров, Татарстанның югары ноктасында урнашкан 240 еллык тарихы булган шәһәрдә барлык катнашучыларны сәламләвемә бик шатмын, дип билгеләп үтте.

Линар Закиров муниципаль берәмлектә тормышта чагыла торган мәсьәләләр турында фикер алышуда һәм хәл итүдә катнашырга теләүче актив кешеләр күп булуын әйтте. Әмма һәрвакытта да, барысын да канәгатьләндерерлек  җаваплар табырга мөмкин түгел.
"Бары тик уртак диалогта гына иң кирәкле программалар, яхшы якка үзгәрешләр туа. Без барыбыз да республикабызның үсеш алуын күрәбез. Аның турында илдә генә түгел, чит илләрдә дә хөрмәт белән сөйлиләр. Бу лаеклы хөрмәт: Татарстан барысын да сыйфатлы итеп һәм зәвык белән башкара, аның казанышлары күзгә күренеп тора», - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International