Бөгелмә театры артистына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Бүген Бөгелмә мэриясендә узган атналык киңәшмәдә Линар Закиров А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры артисты Роман Никитинга лаеклы бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International