Бөгелмәдә яңа спорт объекты барлыкка киләчәк

2021 елның 1 июне, сишәмбе

2021 елда Бөгелмәдә яңа спорт объекты – 20-40 метрлы ясалма газонлы ябык футбол манежы барлыкка киләчәк.

Ул административ бинадан, тренерлар, киенү-чишенү бүлмәләреннән, душ һәм санузеллардан торачак. Шулай ук медкабинет, инвентарь өчен бүлмәләр дә җиһазландырылачак.

Мондый проектлар тагын дүрт районда гамәлгә ашырылачак.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов:

"Подрядчы оешма апрель ахырында эшкә кереште. Булачак манежның нигезе әзерләнгән, металл конструкцияләр китерүне көтәбез. 10 июньнән монтаж эшләренә керешәбез. Төзелешне тәмамлау срогы - 2021 елның август ахыры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International