Бөгелмә районы башлыгы А. Д. Губин исемендәге сәламәтләндерү үзәге балаларын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

2021 елның 1 июне, сишәмбе

1 июнь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров А.Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә булды.

Яшь талантлар вожатыйлар белән бергә кунаклар өчен бай программа әзерләделәр. Линар Закиров сәламәтләндерү лагерен карады, балалар һәм педагоглар белән аралашты.

«Мин барлык балаларга да иминлек һәм иң мөһиме – ныклы сәламәтлек телим! Бөгелмәлеләрнең яшь буыны безне үз талантлары, укудагы уңышлары, спорт һәм иҗади казанышлары белән сөендерсен, тормышыбызны яктылык, мәгънә һәм өмет белән тулыландырсын!», - дип билгеләде Бөгелмә мэры.

26 май көнне лагерьда беренче профильле смена эшли башлады. Хәзерге вакытта биредә 150 бала ял итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International