Бөгелмәдә медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар

2021 елның 18 июне, җомга

Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Сабан туе аланында «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның бәйрәм чарасы узды. Бу бәйрәмне табиблар һәм фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм лаборантлар, ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләр һәм санитарлар билгеләп үтәләр. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров авыр хезмәтләре өчен якташларына рәхмәт белдерде.

"Кешегә язмыш ничек кенә кырыс булмасын, аңа ярдәмгә килергә әзер булучы һәрвакыт табыла. Һәм ул - табиб йөрәге! Барлык медицина хезмәткәрләренә - табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга – беренче чиратта ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм уңышлар телим. Бәйрәм көнендә дә хезмәт урынында, хастаханәләрдә, ашыгыч ярдәм бригадаларында кизү торучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә".

Коллегаларын "Бөгелмә РҮХ" ДАССОның баш табибы Александр Иванов котлады: "Коллективка үз-үзләрен аямыйча, югары җаваплылык хисе, методик һәм дәвалау эшендә төгәллек, шул ук вакытта җиңеллек, бердәмлек һәм оптимизм өчен рәхмәт! Барлык медицина хезмәткәрләренә үзара хөрмәт, хезмәттәшләренең ихтирамын, пациентларның ышанычын, җитәкчелекнең рәхмәтен тоюларын, гаиләдә гармония һәм җылылык, өйдә тынычлык телим. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз".

Тантаналы бүләкләүдән соң медицина хезмәткәрләре өчен Яшьләр сараеның иҗат коллективы әзерләгән бәйрәм концерты һәм уен программасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International