30 июньнән Бөгелмә районында аномаль эсселек сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

Татарстан Хөкүмәте 38 муниципаль районда, шул исәптән Бөгелмә районында да гадәттән тыш хәл кертү турында боерыкка кул куйды.

"Республикада һава шартлары, нәтиҗәле яңгырлар булмау авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруны һәм аны алу мөмкинлеген куркыныч астына куя. Барлыкка килгән вәзгыять турында фикер алышырга һәм килеп туган эссе һаваның тискәре нәтиҗәләрен бетерү һәм республиканың азык-төлек белән тәэмин итүчәнлеген саклап калу буенча бергәләп чаралар эшләргә кирәк", - дип билгеләп үтте утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

34 муниципаль районда корылык теркәлгән, 18 муниципаль районда туфрак корылыгы теркәлгән, республиканың ике районында атмосфера корылыгы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International