Агымдагы елның 6 аенда Бөгелмә районында 403 бала туган, шул исәптән игезәк пар. Малайлар кызлар белән чагыштырганда 31гә күбрәк туган. Беренче тапкыр 143 гаилә әти-әни булган. Икенче балалар Бөгелмәнең 165 гаиләсендә туган. 95 гаилә күп балалы ата-ана булган. Иң зур сабый апрель аенда туган, аның гәүдә авырлыгы 4980г, иң кечкенәсе исә март аенда - 0,978г.
Артем, Матвей, Мирон, Мария, Ясмин исемнәре популярлыгын югалтмый. Сэмюэль, Меланья, Әйшә, Сөләйман исемнәре иң үзенчәлекле исемнәр арасында.