Район башлыгы контролендә: Линар Закиров шәһәр объектларында төзелеш эшләренең барышын тикшерде

2021 елның 24 июле, шимбә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләрне тикшерде. Моннан тыш, коммерция объектлары төзелеше планлаштырылган урыннарга да чыкты.

Иң мөһимнәре исемлегендә - балалар стационар хастаханәсе. Быел реконструкциянең беренче этабы башкарыла, 2022 елда – икенче этап көтелә. Аннары - 2 нче лицейның башлангыч мәктәбе. Биредә азык-төлек блогына ремонт ясала. Эшләр яңа уку елы башланганчы тәмамланачак. Техника йорты территориясендә - Муса Җәлил урамындагы сулыкка якын территорияне реконструкцияләү – төзекләндерү уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында откан грант акчасына тормышка ашырыла.

"Проект җәмәгать тыңлаулары, Казанның архитектура десантына экспертизасын узды. Бу соңгы елларда гамәлгә ашырыла торган эре проектның логик төгәлләнүе – Бөгелмә шәһәр үзәген активлаштыру", - дип шәрехләде Линар Закиров.

Шәһәр башлыгы «Безнең ишегалды» Президент программасы объектларында булды. 2021 елда 444 млн. сумлык 52 ишегалды төзекләндереләчәк. Барлык ишегалды территорияләрендә дә эшләргә керештеләр инде.

Эшлекле сәфәр барышында Бөгелмә районы башлыгы коммерция объектлары төзелеше, гамәлдәге сәүдә нокталарын реконструкцияләү һәм киңәйтү планлаштырылган урыннарны карады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International