Бөгелмә муниципаль районы башлыгы авыл җирлекләрендә төзелеш һәм реконструкция объектларын карады

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров муниципаль берәмлекнең авыл җирлекләрендә төзелеш һәм реконструкция объектларын карады.

Ефановка авылында бүгенге көндә мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк. Ул 50 ел элек төзелгән иде. Кайбер критерийлар буенча авыл мәдәният йортларын капиталь ремонтлау республика программасына керми. Әмма, ремонт эшләрен якын арада башкару планлаштырыла.

Спас авылында республика программасы буенча капиталь ремонт эшләре бара инде. Мәдәният хезмәткәрләре мондый масштаблы үзгәрешләрне инде берничә дистә ел күргәне юк иде. Спас мәктәбе директоры район башлыгына аерым мәктәп биналарына өлешчә ремонт үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Таләп ителгән эшләр буенча проект-смета документлары әзерләнә инде.

Аннары Линар Закиров Яңа Сумароково авыл җирлегендә төбәк һәм җирле әһәмияткә ия юлларны ремонтлау мәсьәләләрен карады, шулай ук Ростовка һәм Яңа Сумароково торак пунктларында «янгын сулыгы» булдыру өчен территорияләрне карады. Гражданнарны шәхси кабул итү нәтиҗәләре буенча, гариза бирүчегә - Карабаш шәһәр тибындагы бистәгә - ишегалды территориясенә вак таш җәюдә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча да чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International