Гадәттәгечә, бу көнне хәрби комиссариат бинасы янына батыр ир-егетләр - ВДВ ветераннары, буйлы-буйлы тельняшкалар һәм күк-зәңгәр төстәге беретлар кигән чын ир-егетләр җыелды.
Бөгелмә шәһәре хәрби комиссары Рафаэль Миннетдиновның сәламләү сүзеннән соң, «Хәтер» хәрби дан залы янында тантаналы рәвештә запастагы гражданнарга чираттагы хәрби исем бирү һәм һава-десант гаскәрләре ветераннарына рәхмәт хатлары тапшыру булды.
Шуннан соң ВДВ хәрбиләренең җыелма колоннасы һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салу өчен Мәңгелек дан мемориалына атлады.