Татарстанның үзәк район хастаханәләре авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен яңа автомобильләр алдылар. Санитар автотранспорт белән яңадан җиһазландыру һәм җиһазлау "2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы" кысаларында башкарыла.
"Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа "Лада Ларгус " автомобиле тапшырабыз. Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак", - дип хәбәр итте Алексей Песошин.
«Мин медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм иминлек телим. Һәм, билгеле булганча, Хәерле юлга», — дип йомгаклады ТР премьер-министры.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 19 июлендә чираттагы 90 «Lada Largus» автомобиле тапшырылды, 1 сентябрьгә кадәр тагын 60 берәмлек сатып алу планлаштырыла. 2021 елда Татарстан, федераль программа кысаларында, барлыгы 413 машина алачак.
"Бөгелмә РҮХ" ДАССОның автопаркын быел 16 яңа автомобиль тулыландырачак.