Юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзер алдыннан, башкаручы турында мәгълүматны өйрәнергә кирәк.
- юридик хезмәтләрне башкаручы турында мәгълүмат кулланучыга ачык һәм үтемле урында җиткерелергә, шулай ук килешүдә каралырга тиеш;
- клиентлар калдырган бәяләмәләр белән танышырга;
- килешүнең предметын һәм шартларын, аны үтәү срокларын игътибар белән өйрәнергә;
- әгәр килешүдә "шикаять проектын төзү" яки башкарма хакимиятнең күпсанлы дәүләт органнарына "претензия төзү" кебек хезмәтләр генә күрсәтелсә, бу бары тик шушы документлар өчен генә түләүне аңлата;
- юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзегәндә башкарылган эшләр актына кул куймаска.